2022 елның 11 июленнән 20 июленә кадәр Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Хезмәт симфониясе» темасына заманча сәнгать буенча ХVII Халыкара арт-симпозиум уздырды.
12 июльдә Хәзерге заман этносәнгать музеенда «Хезмәт симфониясе» темасына заманча сәнгать буенча ХVII Халыкара арт-симпозиум ачылды һәм чарада катнашучылар белән очрашу булдып узды.
Арт-симпозиумда 4 илдән: Әзербәйҗан, Казахстан, Россия, Үзбәкстаннан 35 рәссам катнашты.
Арт-симпозиумда катнашучылар өчен гадәттәгечә «Алабуга» шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. . Рәссамнар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының барлык 17 музей-күргәзмә объектында да булдылар.
Арт-симпозиум чаралары кысаларында Уфадан килгән Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов җитәкчелегендә 5 мастер-класс үткәрелде.
2022 елның 19 июлендә йомгаклау күргәзмәсен ачу тантанасы узды.
Барлыгы 2022 елның 19 июленнән 19 августына кадәр иҗат ителгән 130 әсәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этносәнгать музеенда күрсәтеләчәк. Алга таба барлык әсәрләр Россия шәһәрләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә тәкъдим ителәчәк.