II Этно - fashion «Яшәү стиле - Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив - гамәли сәнгать фестивале волонтёрлар эзли

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Казанда 2-5 августта II Этно - fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак.

«Яшәү стиле - Мәдәни код» фестивалендә халык сәнгать һөнәрләре оешмалары вәкилләре, дизайнерлар, модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук БДБ һәм Азиянең алты иленнән 300 дән артык иҗади берләшмәләр катнашачак.

Волонтерларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Сез креатив, заманча мәдәният, дизайнер күргәзмәсе, public talk, ярминкәләр атмосферасына чума алачаксыз.

Волонтерлар туклану, фирма экипировкасы белән тәэмин ителәчәк.
Теркәлү 2022 елның 31 июленә кадәр дәвам итә. Оештыру сораулары буенча җыелыш 2022 елның 1 августында 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Тукай ур., 74а.

Волонтерларга теркәү өчен түбәндәге сылтама: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfktUfRnIzDsCSawbLmp9slGR3z9d0lfVMpAd4m985J3XcTw/viewform?usp=sf_lin
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfktUfRnIzDsCSawbLmp9slGR3pz9d0lfVMpAd4m985J3XcTw/viewform

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International