Алабугада Спас ярминкәсе һәм кыңгырау чаңы тавышы фестивале - 2022

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 5, 6, 7 августында Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Традиция буенча чара Алабуга тыюлыгы территориясендә Шишкин буалары урнашкан “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда узачак.

Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамык эшләнмәләр, агачка бизәкләр төшерү, нәфис тукучылык, керамика, гжель, тире эшкәртү, тегү һәм курчаклар, гравировка, металлга бизәкләр төшерү, металлдан ясалган челтәрләр һәм башка чаралар тәкъдим ителәчәк. Артистлар һәм фольклор коллективлар чыгышы бәйрәмнең бизәге булачак. 

Ярминкә кысаларында «Алабуга шәһәренең Мастеровой двор» проекты, «Вдохновение» авторлык җыры фестивале һәм ыру утарлары фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге» ачылачак, авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыру кысаларында 2022 елның 5, 6, 7 августында Алабугада XV Бөтенроссия кыңгырау чаңы фестивале оештырыла. Ярминкә дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклар бөтен Россиядән иң яхшы чаң сәнгате осталары башкаруында Алабуга чаңы чыңлавы белән ләззәтләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International