«Татаркино» урам кинотеатры Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен заманча һәм танылган Россия картиналары, Татарстан премьералары һәм фестиваль программаларын әзерләде. Кино күрсәтү белән беррәттән төрле тематик чаралар үткәрү дә планлаштырыла.
Җәйге җылы саф һавада, йолдызлар яктысында онытылмаслык атмосфера - киномәйданчыкларда тамашачыларны фильмнар көтә.
Игътибар, киносеанслар вакыты һава шартларына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Яңалыклар һәм киносеанслар турында актуаль расписание «Татаркино» рәсми сайтында һәм ВКонтакте аккаунтында (VK - vk.com/tatarkino) табырга мөмкин.
Саф һавада кино карарга рәхим итегез!