Әлмәттә 29 июльдән 31 июльгә кадәр Artweekends фестивальләре сериясенең икенче уикенды узачак

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Безне нәрсәләр көтә:

Заманча сәнгать турында арт-тәнкыйтьче Мария Кравцовадан заманча сәнгать турында лекцияләр сериясе, паблик-арт киләчәге турында дискуссия,

«Марта Купер: Граффити турында тарих» кинокүрсәтү, Проект гидларыннан шәһәр буйлап экскурсия «Алтын алмалар турында әкиятләр», заманча сәнгать, мәдәният, музыка, кино, урбанистика һәм көндәлек тормыш социологиясе турында махсус  «Алмаш» җыентыгы, җырчы VENERAMU чыгышы.

Барлык вакыйгаларга керү бушлай, әмма теркәлү сорала! Расписание, тулырак һәм теркәлү - https://vk.cc/cfmXTR

Фестиваль Sample галереясе һәм «Алмаш» заманча мәдәният үзәге тарафыннан Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International