Композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы кабат тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Музыкаль әсәрнең кире кайтуы Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Опера 2015 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды ярдәме белән куелды.
18-22 майда әлеге опера Тинчурин театрында зур алкышлар белән узды.
Премьерда яңа артистлар да чыгыш ясады. Операда төп рольләрне артистлар Илүсә Хузина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара.
Тинчурин театрында операда Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров катнаша.
Либретто авторы - Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис; режиссер-куючы Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижёр М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал, куючы-рәссам - Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам - Асель Исмәгыйлева, балетмейстер - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстер Динә Венедиктова, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина.
Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә "Кара пулат" операсын күрсәтү борынгы Болгар территориясендә open-air форматында (саф һавада) узачак.