"Яндекс Музыка"да Россиянең бишек җырларын тыңларга мөмкин

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Яндекс Музыкада Россия халыкларының бишек җырларыннан торган уникаль альбом барлыкка килде. Яндекс Плюска язылучылар авар, татар, ненец һәм илнең башка халыкларының бишек җырларын ишетә алачак. Альбом "Мәдәниятләргә сәяхәт" дип атала.

https://music.yandex.ru/album/22866303  

Фольклор һәм этнография белгечләре ярты елдан артык ил буйлап йөрде һәм проект өчен бишек җырлары тупладылар.

Трекларны Яндекс Музыкада гына түгел, Алиса ярдәме белән дә тыңларга мөмкин. Бер уңайдан ул җырда сүз нәрсә турында барганын да сөйләп бирер. Бишек җыры текстларын проект сайтында табарга мөмкин - оригинал һәм тәрҗемә рәвешендә.

https://travel.yandex.ru/special/tours-to-cultures/"

Мәдәниятләргә сәяхәтләр" - илнең берьюлы 15 халкы мәдәниятенә һәм традицияләренә багышланган проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International