Казанда «Петр I реформасы» төбәкара фәнни-тикшеренү форумының өченче сессиясе уза

2022 елның 22 июле, җомга

"Кешелек цивилизациясендә төп урынны "мәдәни һәм менталь код" алып тора. Әгәр дә үткәнне аңламасак, тарихи мирасны белмәсәк, без бер үк хаталарны кабатлаячакбыз, - дип билгеләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова "Петр I реформасы" төбәкара фәнни-тикшеренү форумы сессиясендә.

Бүген Казанда "Император Петр I реформасы. Тарихи мирас һәм заман" төбәкара фәнни-тикшеренү форумының өченче сессиясе уза. 

Сессиядә «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйрия фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Анна Громова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов катнаша.

«Диңгез суднолары бар һәм булачак...» конференция темасы: Император Бөек Петр тарафыннан Рус флотына нигез салуы һәм Россиядә суднолар йөрешен үстерү».

Форум эшендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән әйдәп баручы тарихчылар, архивчылар, туган якны өйрәнүчеләр, музей җәмәгатьчелеге вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International