Казанда «Шамаиль-арт» Бөтенроссия фестивале узачак

2022 елның 22 июле, җомга

28 июльдә 17:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә Икенче Бөтенроссия «Шамаил-арт» фестивале ачыла. Фестиваль татар шамаиле сәнгатенә һәм аның хәзерге заман рәссамнары иҗатында үсешенә багышланган.

«Традицияләр һәм инновацияләр» фестивале эчендәге беренче проект үзенә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан һәм фестивальдә катнашучы рәссамнар милкеннән заманча гарәп-график сәнгать, каллиграфия, шәмаилне җыячак.

Икенче Бөтенроссия «Шамаил-арт» фестивале Болгар җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә катнашырга чакыруга Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән 32 рәссам җавап бирде. Шулай ук ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать коллекциясен дә җәлеп итү планлаштырыла. Барлыгы ислам темасына багышланган 200ләп картина тәкъдим ителәчәк: рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать.

Программа өстәмә рәвештә бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International