Яңа сезон ачылу 6 июльдә Баратынский утарында булды.
Быел фестивальнең музей объектларына икенче сулыш бирү мөмкинлеге туды. Шулай итеп, Е.А. Боратынский музеенда усадьба ишегалдында койма һәм беседкалар ремонт эшләре башланды инде. Август аенда «Иске Идел» музей комплексында экспонатлау өчен «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгына тапшырылган тарихи дабаркадерда ремонт эшләре башкарылачак.
"Том Сойер Фест" - проект, аның кысаларында активистлар һәм волонтерлар шәһәр төзелешенең кыйммәтле объектларына косметик ремонт ясый. Барлык ремонт эшләре битараф булмаган шәһәрлеләр көче белән башкарыла.