Казанда Фотографлар берлеге галереясе ачыла

2022 елның 8 июле, җомга

12 июльдә Халыкара фотографлар көнендә Казанда Татарстан Республикасының «Сфера» фотографлар берлеге галереясе ачылачак. Назарбаев урамындагы 35 нче йортта берлек әгъзаларының эш күргәзмәләрен тасвирлаган музей, уникаль кадрларлардан торган архив урнаштырылачак һәм шәһәр халкына раритет фототехника күрсәтәчәкләр.

Галерея ачылу көнендә "Фотоперекресток-2022" берлеге әгъзаларының яңа күргәзмәсе эшли башлаячак.

Галереяне ачу 16.00 сәгатькә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International