Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» - 2022 халыкара фестиваль программасы

2022 елның 8 июле, җомга

14 июльдән 17 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыкаль фестивале уза.

Проектны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский.

Коллективлар арасында Нократ симфоник оркестры булачак (Фестивальнең һәр көнендә үз тематикасы бар:

  • 14 июль - фестивальне ачу, И.И.Шишкинга багышланган концерт, лазер тамашасы
  • 15 июль - М.И.Цветаевага багышланган концерт
  • 16 июль - "Музыкаль картиналар" концерты
  • 17 июль- «Gala-folk-fest» концерты; М.И. Цветаева исемендәге әдәби премияне тапшыру

Традиция буенча фестиваль Шишкин буасында узачак. Ул концерт программаларына ирекле керү һәм табигать белән гармонияле берләшүне күздә тота. Концертлар 18.30 сәгатьтә башлана.

ПРОГРАММА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International