Идарә рәисе постына кабат Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин сайланды. Бу карарны кичә Мәскәүдә узган Россия Композиторлар берлеге съездында кабул иттеләр.
Искәртәбез, Рәшит Кәлимуллин 2015 елдан бирле Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе булып тора. Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россиянең 50 төбәгеннән профессиональ композиторларны һәм музыка белгечләрен берләштерә, анда меңнән артык музыкант кергән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәшит Фәһим улын Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп билгеләнүе белән котлый һәм иҗади уңышлар һәм илһам тели!