2022 елның 5 июлендә 10:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә «Мәдәният өлкәсендә НКО инициативалары: актуаль сәнгать, иҗади инициативалар, инклюзия" темасына V республика форумы утырышы узачак.
Чыгыш ясаучылар арасында мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева булачак.
Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлар, инклюзия өлкәсендә эшләүче коммерциячел булмаган оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак.
Түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/62a08e57b037689eab06d9/.