XIII Халыкара «Крутушка» этник фестивале 2022 елның 26-28 августында Казан шәһәре читендә урнашкан «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә Крутушка бистәсендә узачак.
«Крутушка» фестивале - Идел буе һәм Татарстан Республикасында уникаль музыкаль һәм этномәдәни вакыйга.
Фестивальгә катнашучы буларак үз иҗатында этник һәм аутентик фольклор материалын, декоратив-гамәли сәнгать осталарын һәм һөнәрләрен кулланучы авторлар, башкаручылар һәм коллективлар чакырыла.
Гаризалар 2022 елның 15 июленә кадәр «Этнография», «Заманча этник музыка» һәм «Перформанс» юнәлешләре буенча, 2022 елның 1 августына кадәр «Мастер-класслар» һәм «Ярминкә» юнәлешләре буенча кабул ителә.
Чара «2014 - 2023 елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Элемтәгә керү өчен:
Фестиваль сайты: http://fest.krutushka.ru
VK: https://vk.com/festkrutushka
E-mail: info@krutushka.ru
press@krutushka.ru - ММЧ вәкилләре өчен
Адрес: 422701, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре., Крутушка бистәсе, Үзәк ур., 1 йорт., «Байтик» ял итү-сәламәтләндерү комплексы