Мәдәният министры Ирада Әюпова "Сүзсез рубежлар төзүчеләргә" мемориалын ачу тантанасында катнашты

2022 елның 2 июле, шимбә

Мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында Чуаш Республикасында “Сүзсез рубежлар төзүчеләргә” мемориалын ачу тантанасында катнашты. Бу көннәрдә Чуашиядә Бөтенроссия хезмәт батырлыгы шәһәрләре форумы уза.

Бу Россиядә тыл хезмәтчәннәренә һәм оборона рубежлары төзүчеләренә беренче мемориал. 

Объект оборона рубежларын төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын - катлаулы һава һәм көнкүреш шартларында Идел һәм Урал сәнәгать үзәкләрен яклау өчен оборона линиясен төзегән хатын-кызлар һәм балалар батырлыгын мәңгеләштерә.

Ансамбль композициясе төп биш элементтан тора: 4,5 метр биеклектәге калкулык һәм һәйкәл. Үзәк мәйданда Мәңгелек ут урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International