Зөя утрау-шәһәрчегендә табигать кочагында ачык һавада күргәзмә ачылды

2022 елның 1 июле, җомга

Зөя утрау-шәһәрчегендә ачык һавада "Бөтендөнья мирасы утраулары. Горе и Сен-Луи (Сенегал)» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Табигать кочагындагы күргәзмә тарих музее каршындагы Успенская урамында урнашты.

Ачылу тантанасына Африка студентлары (Сенегал, Гана, Ангола, Нигерия) Казан Федераль университеты укучылары килде. Барлык чакырылган кунаклар безнең музей-тыюлыкны беренче тапкыр күрде, алар бик рәхәтләнеп утрау территориясе һәм музейлар белән таныштылар.

Тантанада Артём Силкин Африканы һәм анда яшәүчеләрне яратуы турында сөйләде:

"Дөресен әйткәндә, мин беренче тапкыр чын Африкага эләккәч - безнең Африка белән бәйле стереотипларның урынсыз булуын аңладым. Төрле өлкәләрдә үзара мөнәсәбәтләр белән кызыксыну барлыкка килсен өчен Сенегалның мәдәнияте турында мөмкин кадәр күбрәк сөйлисе килә. Әлбәттә, Россиягә Африка илләре белән икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне арттырырга кирәк. Бу тиз үсеш ала торган төбәк икәнен үз күзләрем белән күрдем. Мин Сенегалда өч-дүрт ел элек беренче тапкыр булдым, үзгәрешләр күз алдында. Бу бик динамик үсеш алган илләрнең берсе»

Ачылу тантанасы ахырында "Seneorita" (Скрипка һәм саксофон) дуэты Лондок Луиш Мужинг (Ангола) һәм Анель Нмесома Чиквадором (Нигерия) скрипкада һәм саксофонда композиция уйнадылар, ә Шамале Эльвира (Ангола) "Ave Maria" җырын башкарды.

"Бөтендөнья мирасы утраулары. Горе һәм Сен-Луи (Сенегал) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән утрауларга багышланган күргәзмәләр арасында беренче булды.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Сенегалда "Калинка" Рус мәдәни үзәге ярдәме белән "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы оештырды.

Күргәзмә утрауның барлык кунаклары өчен дә сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International