«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе беренче театр сезонына йомгак ясады

2022 елның 1 июле, җомга

Пушкин мәдәният үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең беренче театр сезонын ябу тантанасы узды. Ул якты, кызыклы, бай эчтәлекле булды. Аның эшчәнлегенә катнашы булган һәркем өчен ул илһамландыручы хезмәт, кабатланмас очрашулар, премьера спектакльләре, оригиналь концерт программалары һәм үз кадерле тамашачысы белән истә калды.

«Созвездие-Йолдызлык» иҗади катламы дөнья театрына нигез салучыларның гуманистик идеяләрен һәм традицияләрен дәвам иттерүчесенә әйләнде.

«Тамашачылар һәм артистлар арасындагы аралашу күңелгә үтеп керә – бу бик мөһим. Безнең тамашачы – аңлы, нәзакәтле, тирән фикер йөртүче. Тамашадан соң кешеләр китәргә ашыкмый. Куелыш турында фикер алышу барлыкка килә – димәк, ул кызыксындыру уяткан, эләктереп алган! Балалар җырларның сүзләрен яки спектакльләрдәге бию хәрәкәтләрен кабатлый – димәк, ошаган, истә калган! Театрга бер килгәннәр монда кабат-кабат әйләнеп кайта. Болар барысы да шуны дәлилли: без барлык сәнгатьләрнең иң бөеге булган театр сәнгатен яраткан һәм аңлаган кешеләр өчен намуслылык, ихласлык, дөреслек, матурлык, талант һәм дуслык сараен төзи, үстерә алганбыз», - дип ышана театр директоры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

Чара бүләкләү тантанасы һәм рәхмәт хатларын тапшырудан башка узмады. Театр хезмәткәрләренең тырышлыгын билгеләп үтәргә ТР Яшьләр эшләре, мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары да кушылды.

«Сезон әлеге театрга ихтыяҗ, сорау булуын ачыклады. сезнең ихтыяҗ булуыгызны күрсәтте. Монда җитештерелүче продукт кызыклы, монда яшьләр килә башлады. Безнең төп миссия – сәнгатьне һәркемгә аңлаешлы итү. Мондагы спектакльләр нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән", - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова.

Ул яңа театр сезоны спектакльләрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләрнең актив катнашачагына өметен белдерде: «Инде танылып өлгергән артистлар үсеп килүче буынга театраль сәнгатьнең мөһимлеген һәм кирәклеген һәрдаим күрсәтсә, яхшы булыр иде».

Театр репертуарының нигезе – вакыт сынавын узган Россия һәм чит ил классикасы. Милли материал базасында төзелгән эксклюзив спектакльләр дә читтә калмады.

«Ел бик мавыктыргыч һәм нәтиҗәле булды. Яшь буынга сез һәм без тәэсир иткән кебек берәү дә йогынты ясамый. Башкарган эшебез зур, ул, һичшиксез, дәвам итәчәк», - дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Театрның яшь артистлары – Н.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясен, ГИТИС һәм илнең башка иң яхшы иҗади югары уку йортлары тәмамлаучылар белән сезон буе Россия һәм Татарстанның танылган сәхнә осталары эшләде. Алар рухи традицияләрне һәм театр буыннарының дәвамлы булуы өчен тырышты. Моңа үз өлешен кертүчеләр арасында – талантлы режиссер һәм педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин; Казанда фламенко мәктәбенә нигез салучы, «Viva España!» халыкара фламенко фестиваленең «Алтын Кентаврида» премиясенең икеләтә лауреаты, М.Җәлил ис. опера һәм балет театрының чакырылган солисткасы Анна Федорова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә практикалары үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Мскәүдән килгән куючы хореограф Владимир Аносов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Баһаветдинова һәм башкалар.

Ил өчен аеруча икътисади яктан катлаулы вакытта коллектив тарафыннан өстәмә финанслаудан башка 11 спектакль куелды. Алар хакимият органнары, матбугат һәм киң даирә тамашачысыннан уңай фикерләр һәм югары бәягә ия булды.

«Куеышларның һәрберсе күңелгә үтеп керә, тормышны яңадан аңларга мәҗбүр итә. Хезмәтегез аңлы һәм тамашачыны яхшы якка үзгәртә алырдай булуы өчен сезгә рәхмәт белдерәм», - дип фикерләре белән уртаклашты ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина.

Ул билгеләп үткәнчә, арт-резиденция бинасында күптән түгел янгын булуга карамастан, театр эше дәвам итәчәк. Тикшерү эшләре, бинаны торгызу һәм зыянны бәяләү вакытында репетиция һәм спектакльләр күрсәтү шәһәрнең төрле театр мәйданчыкларында узачак.

Киләсе театр сезоны бик күп яңалыкларга бай һәм кызыклы була дип өметләндерде театр командасы. Моннан тыш, театрның актив гастроль эшчәнлеге дәвам итәчәк.

Бүген исә труппа яңа сезон премьерасын - «Кызлар-матурлар» мюзиклын әзерләү өстендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International