Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

20 майдан 26 июньгә кадәр Татарстанда Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә (26 июнь) багышланган «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика айлыгы старт ала.

Айлык кысаларында оператив-эзләү һәм профилактик чараларның тулы бер спектры үткәреләчәк. Шулай, мәсәлән, республика юлларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында наркотик исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче затларны ачыклау буенча чаралар узачак.

Шәһәр фасадларында психоактив матдәләр сатуны рекламалаучы язуларны ачыклау һәм бетерү буенча масштаблы эш алып барылачак. Татарстан шәһәрләренең төнге клубларында «Наркотикларсыз клуб тормышы» проекты кысаларында наркополицейскийлар һәм наркологлар катнашында наркотикларга каршы профилактик акцияләр дәвам итәчәк.

Айлык кысаларында укучылар һәм студентларга психоактив матдәләр куллану буенча профилактик тикшерүләр үткәрү дә каралган. Татарстанның иҗтимагый оешмалары балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар куллануга бәйле проблемалар буенча психологик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәчәк.

«Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика акциясен үткәрү чорында гражданнар өчен ТР Наркоконтроль идарәсенең кайнар линия телефоны - (843) 273-43-45 эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International