Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

2022 елның 30 июнендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсе ачыла.

Бу И.С.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округ музей-күргәзмә комплексының махсус хәзинәсеннән борынгы зәркән сәнгате экспозициясе (Салехард шәһәре).

Күргәзмәдәге 139 предмет арасында Сүрия, Иран, Көнбатыш Европа, Византия, Кытай һәм Идел Болгары осталарының әсәрләре бар. Алар бакыр һәм көмештән ясалган.

Болгар эшләнмәләре - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә мөһим вакыйгаларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International