Идел буе федераль округы I Бөтенроссия балалар Фольклориадасын кабул итә

2022 елның 24 июне, җомга

Татарстан Республикасыннан Фольклориадада “Бәхетле балачак” иҗат коллективы белән берлектә солистка Миләүшә Закирова чыгыш ясаячак.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Чуаш Республикасы I Бөтенроссия балалар Фольклориадасын һәм Россия балалар фольклор Ассамблеясен үткәрү мәйданчыгы булды.

24 июньдә Чәбаксарның Кызыл мәйданында Фольклориаданы ачу тантанасы булып узды.

Россиянең 78 төбәгеннән 1100 гә якын балалар фольклор, хореография, халык-җырчы коллективлары һәм оркестрлары милли традицияләрнең күптөрлелеген күрсәтү максаты белән килгән.

Фольклориада Чуаш Республикасы көненә багышланган чараларның матур дәвамы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International