Казан үзәгендә «Пионерлар учагы»

2022 елның 24 июне, җомга

2022 елның 19 маенда Советлар Союзы пионериясе үзенең гасырлык бәйрәмен билгеләп үтәр иде - хәзерге Россиянең өлкән халкы буыны шушы оешмада тәрбия алган.

 Күпләр кызыл галстук җилфердәгән чорны җылылык белән искә ала. Вакыт алга атлый, үткәннәрне кире кайтарып булмый. Әмма пионер намуслыгы, дуслык, Ватанга мәхәббәт хисләре белән үскән пионерлар һәм аларның балалары, оныклары йөрәкләрендә якты хатирә буларак дәвам итә.

18 июньдә Казанның “Әкият” балалар үзәгендә “Талантлар җире” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының төбәк этабы узды. Конкурсның IX сезоны темасы - «Пионерлар учагы», ул В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International