Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» - 2022 халыкара фестивале

2022 елның 24 июне, җомга

2022 елның 14 июленнән 17 июленә кадәр Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» - 2022 IV Халыкара музыкаль фестивале узачак. Проект 2018 елдан Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский. Шулай ук сәхнәгә виолончелчы Александр Князев, пианистлар Юрий Мартынов, Евгений Стародубцев, Андрей Коробейников, Федор Орлов һәм Алина Пырьина, джаз импровизаторы һәм җырчы Олег Аккуратов, саксофончы Михаил Шумаков, Владислав Мортазин (орган), Яна Иванилова (сопрано), актер, шагыйрь һәм режиссер Владислав Маленко чыгачак.

Фестивальнең партнеры - Yamaha Music компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International