Бүген Якутиядә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Саха Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узды һәм чара кысаларында «Татарларда кунакта» күргәзмә проекты тәкъдир ителде.
Чараларда Саха Республикасы (Якутия) хөкүмәте Рәисе А.В.Тарасенко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев, Якутия һәм Татарстан мәдәният һәм мәгариф министрлары катнашты.
Музейара күргәзмә проектында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыентыгыннан 319 предмет һәм Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы музееннан 15 зәркән бизәнү әйберләре һәм күн эшләнмәләр тәкъдим ителә.