Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы белән очрашуында катнашты

2022 елның 24 июне, җомга

Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев очрашуында катнашты.

Татарстан Республикасы көннәре узган ел Казанда узган Якутия көннәреннән һич кенә дә ким булмас дип өмет белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре 2022 елның 22-25 июнендә уза, аның кысаларында Якутия халкын һәм кунакларны Татарстан мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра торган киң колачлы программа тәкъдим ителә.

Программага Татарстан киносы күрсәтмәләре, спектакльләр, күргәзмәләр, алдынгы иҗат коллективларының чыгышлары, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр һ.б. кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International