Саха Республикасының яшь тамашачы театрында (Якутия) Буа дәүләт драма театры зур уңыш белән "Шобага" (режиссер Тимур Кулов) спектаклен тәкъдим итте. Якут тамашачысы труппаны алкышлар белән каршы алды.
Спектакль - татар авылы кешеләренең мәхәббәте, вакыты агымы, таланты, бурычы, гомере һәм үлеме, яшьлектә аңлашылмаган, ләкин картлыкта гына аңлаган мизгелләре турындагы хикәяләреннән торган мозаика.
"Шобага" спектакле Long List 2022 Бөтенроссия милли театр премиясе һәм "Алтын битлек" фестивале исемлегенә кертелгән, ул 2020-2021еллар сезонының әһәмиятле спектакле буларак, "СООБЩЕНИЕ" III Милләтара театр фестивале Гран-При иясе булды.
Бүген Буа дәүләт драма театры И.С.Тургеневның «Муму» хикәясе буенча тагын бер “Барыня” спектаклен тәкъдим итәчәк.
Спектакль «Иң яхшы сәхнә әсәре» XIX Халыкара «Славия 2020» театр фестиваленең Гран-при иясе булып тора.