Проектның идеясе Төньяк Америка индеецларының татар халкы һәм кабиләләре арасында ачыкланган бәйләнешләр өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр белән рухланган (О. Рериг, Ә. Кәримуллин, Т. Шурр). «ALFA DNK» проекты - дөнья халыкларының һәм татарларның генетик элемтәләре, төрки цивилизация, экологик аң, киләчәге турында. Үз-үзеңне идентификацияләү тиз үзгәрүчән дөньяда тотрыклылык хисе тудыра.
Беренче тапкыр «ALFA DNK» проекты 2020 елның 30 маенда Казахстан Республикасы Милли музеенда (Нур Солтан) узган ART TALK халыкара проектында тәкъдим ителде, ул digital-инструментлар белән эшләүче дөнья рәссамнарын җыйды.