Якутск шәһәрендә «ЭТНО - ЭРАТО» милли костюмы XXI Евразия мода конкурсы уза

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 22 июненнән 25 июненә кадәр Алексей Елисеевич Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында (Якутия) XXI "ЭТНО - ЭРАТО" милли костюмының югары мода бәйгесе уза, жюри эшендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнаша.

Конкурс Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уза.

Үзләренең иң яхшы коллекцияләрен модельерлар Грузия, Монголия, Төрекмәнстан, Казахстан, Татарстан, Башкортостан, Бурятия, Якутия, Калмыкия, Тыва, Краснодар краеннан, Амур өлкәсеннән һәм Мәскәүдән тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International