Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә, Питрәч районының Әлвидино авылында Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка бюст ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Беларусь Республикасының мактаулы консулы Константин Анисимов катнашты.