Халыкара мөселман кинофестивале эшендә беренче тапкыр NETPAC жюрие катнашачак

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Казан халыкара мөселман киносы фестивале NETPAC Азия киносын алга этәрүнең дәрәҗәле челтәре игътибарын үзенә җәлеп итте. NETPAC премиясе сайлап алынган халыкара кинофестивальләрдә Азия киносын популярлаштыру һәм яңа талантларны ачу хисабына бирелә. NETPAC Кино тәнкыйтьчеләрен, кинематографистларны, кинофестивальләрне оештыручыларны һәм кураторларны, кинопрокатчыларны һәм укытучыларны берләштерә, Азия кинематографы буенча әйдәп баручы авторитет санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International