30 июньдә Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордваларның милли бәйрәме – «Балтай» уздырыла.
Анда Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск муниципаль районнарыннан, Бөгелмә, Лениногорск, Чаллы, Казан шәһәрләреннән 6 фольклор коллективы катнаша.
Бәйрәмдә традицион уеннар, җыр-биюләр, төрле милли йолалар, концерт, милли аш-су конкурсы булачак.
Республикабызда «Балтай» беренче тапкыр 1995 елда уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте