«Әкият» курчак театрында «Талантлар җире» IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу туры узачак

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

18 июнь көнне 11:00 сәгатьтә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Талантлар җире» IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу туры узачак. Конкурсны үткәрү белән гомуми җитәкчелек итү һәм аны оештыру ягыннан тәэмин итүне «Лидерлык проектлары» социаль инициативаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү буенча Автоном коммерцияле булмаган оешма, Мәскәү шәһәре башкара. Региональ сайлап алу туры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның партнеры - «Транснефть-Прикамье» акционерлык җәмгыяте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International