МТС Big Data анализы нигезендә Россиядә иң зур сәнгать музее – Дәүләт Эрмитажының Казандагы беренче филиалына килүчеләрнең портретын төзегән. Музейның төп аудиториясе – хатын-кызлар, күпчелек килүчеләр 25тән 44 яшькә кадәр. Казан музее кунаклары иң актив Интернеттан файдаланучылар булып чыкты – биредә бер абонентка Эрмитажның калган филиалларына караганда, трафик күбрәк туры килә.