Казан яшь тамашачылар театрында Василий Аксеновның балалар прозасы турында сөйләячәкләр

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

15 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрының Имән залында филология фәннәре докторы, профессор, әдәби тәнкыйтьче Артем Скворцовның лекциясе булачак. Лекция Василий Аксеновның "Минем бабам — һәйкәл" һәм "Серле сандык" повестьлары буенча куелган "Гена Стратофонтов маҗаралары" спектакленең премьерасына багышлана. Артем Эдуард улы Аксеновның балалар прозасы үзенчәлекләре, аның повестьларының автобиографиялелеге, язучы теле һәм сәнгати методы турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International