Бүген Казанда Башкортстан һәм Татарстан артистлары катнашында «Без бергә» проекты кысаларында хәйрия концерты була. Концерттан кергән акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына җибәреләчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары ярдәмендә оештырылган уртак концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Башлана – 19.00 сәгатьтә.
Концертта Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Филүс Каһиров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Раяз Фасыйхов, Zainetdin, Илнат Фәрхуллин, Әлфия Нигъмәтуллина, Рафис Сирусин, Роман Плеханов, Зөлфәт Хәким һәм «Аргымак» этно төркеме катнашыр дип көтелә.