2 июньдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында булды

2022 елның 3 июне, җомга

2 июньдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында булды. Экскурсияне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Камал театры директоры Илфир Якупов үткәрде. Чарада шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Фәрит Рәфкать улы гаиләсе катнашты. Экскурсиядән соң кунакларга "Бичара кыз" спектакле күрсәтелде. Чара Фәрит Рәфкатовичны юбилее белән котлау һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International