6 июнь көнне Казан яшь тамашачылар театрында Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан интеллектуаль-музыкаль кичә узачак. Театр аны Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә әзерли.