Тиздән «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә графика ротациясе узачак. Шуңа күрә июнь аенда беренче тапкыр басма графика әсәрләренең беренче өлешен күрү мөмкинлеге бар. Июль аенда ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында вакытлыча саклана торган һәм үз чиратын көтә торган икенче өлешенә алышыначак.