Ислам мәдәнияте музеенда «Ун юл. Һәркемгә билгеле автор" күргәзмәсе ачыла

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун юл. Һәркемгә билгеле автор" дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Дөньякүләм мәдәният һәм диннәр тарихы музееның (Дербент шәһәре, Дагыстан Республикасы) фондларыннан күчмә күргәзмәнең премьерасы Казанда «Иҗади кешеләр» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

«Ун юл. Һәркемгә билгеле автор"- өч автор әсәрләре күргәзмәсе: Макс Эпштейн (Израиль), Җамал Аҗигәрәй (Мәскәү) һәм Татьяна Ваганова (Майкоп).

Күргәзмә Казан Кремле территориясендә Кол Шәриф мәчете бинасында ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International