С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор Рәшит Кәлимуллинның авторлык концерты узды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор Рәшит Кәлимуллинның "Казанны сагынып" дип аталган концерты узды.

Рәшит Кәлимуллин - дөньякүләм танылган композитор, заманча академик музыканың төрле юнәлешләрендә уңышлы иҗат итүче композитор.

Концертта Эльза Исламова, тенор Айдар Сөләйманов, скрипкачы Станислав Малышев, саксофончы Мария Шумарина, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Камера хоры, Анна Гөлишәмбарова җитәкчелегендәге Заманча музыка үзәге оркестры. Концертны Орфей Радиосы хезмәткәре Самира Латыйп алып барды.

Бу концерт, һичшиксез, Татарстан башкаласының мәдәни тормышында зур вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International