Казанда Корея мәдәнияте белән танышу

2022 елның 31 мае, сишәмбе

5 июнь 17:00 сәг. "Корея янәшә" автоном коммерциячел булмаган оешма концерт программасын тәкъдим итә - бу "K_OST day" Корея мәдәнияте белән танышу.

Чарада Корея фильмнарыннан һәм сериалларыннан популяр көйләр һәм җырлар, вокал, бию һәм инструменталь номерлар тәкъдим ителәчәк. 

Концерт алдыннан кунаклар ярминкәдә, традицион Корея уеннары буенча мастер классларда катнаша алачак, профессиональ визажисттан Корея макияжы буенча киңәшләр алу мөмкин. Концерт "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узачак.
 
Теркәлү буенча керү бушлай https://koreanear.timepad.ru/event/2045708/ep4/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International