2022 елның 1 июнендә 11.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә (Петербург урамы, 57) ел саен үткәрелә торган «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләре катнашында тантаналы чара узачак.
Әлеге чара кысаларында үзәк фойеда җиңүчеләр өчен анимацион программа оештырылачак һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләрен котлау, шулай ук “Маша өчен могҗиза” спектакле куелачак.
Башлана 11.00 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: «Әкият» балалар үзәге (Казан шәһәре, Петербург ур., 57)
Аккредитация 2022 елның 31 маена 19:00 сәг. кадәр түбәндәге почта аша алып барыла: Daniil.Plaksin@tatar.ru.mailto:Daniil.Plaksin@tatar.ru . Белешмәләр өчен телефон: +7(927)031-04-42, ТР Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Даниил Плаксин.