"Пушкин ФЕСТ" III рус мәдәнияте фестивале прграммасы билгеле булды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Июнь башында Казанда рус мәдәниятенең «ПушкинФЕСТ» III фестивале узачак.

Фестиваль Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көненә багышланган.

1 июньнән 3 июньгә кадәр «ПушкинФЕСТ» тамашачыларны А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк мәйданчыкларында концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә, әдәби һәм сәнгать программаларына җыячак. Кунакларны бал биюләре, дворян этикеты белән танышулар, популяр лекторияләр, музыкаль-шигъри лаборатория көтә.

4 һәм 5 июньдә "Кара күл" паркында бай ярминкә, мастер-класслар, ретро-бию мәйданчыгы, халык уеннары, урам тамашалары, рус кухнясы булган фудкорт, классикадан алып фолк-рокк музыкасы белән шәһәр бәйрәме атмосферасы булдырылачак.

6 июньдә Мәдәни үзәк артистлары А.С.Пушкин һәйкәле янында тантаналы очрашуда катнашачак.

Фестивальне А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International