31 май Горький һәм Шаляпин музеенда "Мин язын тудым..." күргәзмәсе ачылачак.
Тамашачылар заманча Россия рәссамнары картиналарын - самими сәнгать вәкилләрен күрәчәк. Проект классик Нико Пиросманиның тууына 160 ел тулуга багышланган.
«Мин язын тудым...» күргәзмәсе Татарстан Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырылды.
Анда Дмитрий Бухров (Мәскәү), Любовь Сивко (Октябрьский, Башкортстан), Пермьнан рәссамнар төркеме, Татарстан рәссамнары - Сергей Максимов, Виктор Тимофеев, Рәшит Төхвәтуллин, Альберт Шаобиев, Альфрид Шәймарданов һәм Гөлнара Шакирова катнаша.
Күргәзмә 16 сәгатьтә ачыла. 10 июльгә кадәр эшли, музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча керү мөмкин.