Төп тантаналар 20-21 майда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары М.Ш.Хөснуллин, Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, республика җитәкчелеге, илнең төп дин идарәләре рәисләре, "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2022" XIII Халыкара икътисади саммитында катнашучылар һәм илнең күпчелек төбәкләреннән татар дин әһелләре XII Бөтенроссия форумы делегатлары катнашында узды. Федераль масштабтагы тантанада Ислам илләреннән күп санлы чит ил кунаклары да катнашты.
21 майда борынгы Болгар шәһәре территориясендә «Изге Болгар җыены» дигән традицион тантана үтте.
Казанда һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 1100 еллык юбилеена багышланган йөзгә якыг мәдәни-тарихи чаралар узды.
Мәсәлән, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы күрсәтелде.
19 майда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Резеда Ахиярованың "Алтын Урда" спектакле Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале кысаларында күрсәтелде.
13 майдан 18 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Әстерхан, Волгоград һәм Самара шәһәрләрендә «Болгар эзләре буйлап» концерт программасы белән чыгыш ясады. Казан Кремлендә 1100 еллык юбилейга багышланган «Ислам реформасы» күргәзмәсе ачылды.
Татарстанда тарихыбызның Болгар чорын чагылдырган берничә музей-тыюлык эшли: Алабуга, Биләр, Чистай, Иске Казан музей-тыюлыгы бай археологик мираслы мәдәният үзәкләре.
Юбилей елы - әлеге урыннарны күрергә килү өчен менә дигән сәбәп.