Чаллы шәһәреннән Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы, Татарстан Республикасы «Бисеринки» халык бию ансамбле масштаблы «Талантлар иле» телевизион проектының продюсерлары тарафыннан уңай бәя алды.
Телевизион проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында булдырылды һәм "НТВ" гомумроссия федераль каналында күрсәтелә.