Г.Камал театры татар, рус, инглиз, испан һәм француз телләрендә 7 спектакль күрсәтәчәк

2013 елның 25 июне, сишәмбе

8 14 июльдә, Мәдәни  Универсиада һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры татар, рус, инглиз, испан һәм француз телләрендә 7 спектакль күрсәтә.

Спектакльләр циклы  Кәрим Тинчуринның  «Зәңгәр шәле» белән ачыла. Әлеге легендар спектакль 1926 елдан бирле театр сәхнәсеннән төшми.  Универсиада көннәрендә спектакль рус, инглиз, испан һәм француз телләренә синхрон тәрҗемә белән барачак.

Июль аенда Камал театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның 18 ел дәвамында зал тулы тамашачы җыя килгән “Гөргөри кияүләре”, И. Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Кытай режиссеры Ма Дженьхон  куйган «Турандык», Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакльләре күрсәтеләчәк. 11 еллык “сәхнә гомере” дәвамында тамашачыларның тирән мәхәббәтен казанган һәм театр сәнгате өлкәсендә бик күп бүләкләргә лаек булган “Кара чикмән” спектакле соңгы тапкыр уйналачак. 

Спектакльләр “парады”  Фәрит  Бикчәнтәев  Фәтхи Бурнаш  пьесасы буенча куйган «Яшь йөрәкләр»  спектакле белән тәмамлана.

Эш көннәрендә спектакльләр 19.00 дә, ял көннәрендә 18.00 дә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International