13 майда Сәвәләй мәдәният йортында Чаллы рәссамнар берлеге булышлыгы белән картиналар күргәзмәсе ачылды.
Чаллы рәссамнар берлеге күргәзмә оештыру башлангычы белән чыккач, элекке җирлек башлыгы Петр Уразайкин күргәзмәнең Сәвәләйдә оештырылуын хуплап алган. Шунысы игътибарга лаек, күргәзмәдәге картиналар мәдәният йортына бүләк итеп бирелде.
Күргәзмәне ачу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстанның халык артисты, Татарстан халыкара ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов, ТР рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Ленар Әхмәтов, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хәҗипов, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Новожилова һәм башкалар катнашты.
Чаллы рәссамнары Сәвәләй мәдәният йортына 80ләп картина бүләк итте.