21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» уза

2022 елның 14 мае, шимбә

21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

 Чараларда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясенең 72 субъектыннан дин әһелләренең ХII бөтенроссия форумы делегатлары, Россия Федерациясе мөселманнарының, якын һәм ерак чит илләрнең дини идарә  вәкилләре, илнең һәм мөселман дөньясының төрле почмакларыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммитында катнашучылар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International