Казан һәм Баку музыка югары уку йортлары хезмәттәшлек турында меморандум төзеделәр

2022 елның 14 мае, шимбә

Казан консерваториясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия Федерациясе белән Әзербәйҗан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Форум онлайн-форматта үтте һәм Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең һәм Гаджибейли исемендәге Баку музыка академиясенең әйдәп баручы белгечләрен берләштерде. Вузлар хезмәттәшлек турында меморандум төзеделәр, ул уртак фәнни конференцияләр һәм семинарлар, концертлар, фестивальләр һәм конкурслар, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Студентлар һәм педагоглар югары уку йортлары басмаларыннан, укыту-методик әдәбияттан файдалана, студентлар фәнни берләшмәләре эше һәм академик мобильлек программалары вакытында тәҗрибә уртаклаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International